Хәйрия концерты

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

26 гыйнварда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында Саба районы Кырбаш авыл клубы хезмәткәрләре катнашында, Ленинград камалышы бетүенең 80 еллыгы уңаеннан, хәйрия концерты оештырылды. Программада популяр җырлар, төрле биюләр бар иде. Олы яшьтәге кешеләрнең шатлыклы йөзләре һәм киләчәктә аларга килү үтенечләре чарада катнашучылар өчен иң югары бүләк булды. Мохтаҗларга һәм ялгызларга мондый кайгырту җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше булып тора һәм картларга тормышка ышану бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International