17 нче гыйнварда Сәләтле балалар мәктәбендә «Балаларның уйлап табуы көне» уңаеннан барлык сыйныф укучылары өчен QR-квест тибындагы интеллектуаль уен оештырылды. Бу чара иҗади һәм эзләнү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан уздырылды. Укучылар мәктәп буенча эленгән QR-кодларны сканер аша укып, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Мәктәп укучыларына бу квестта катнашу бик ошады.