Саба районыннан күп балалы гаилә «Ана даны - Материнская слава» медален алды.

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

24 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләр белән очрашты. Татарстанның күп балалы 11 гаиләсе дәүләт бүләкләренә, шул исәптән «Герой-Ана» исеменә һәм «Ата-ана даны» орденына да лаек булды.

«Ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим. Гаилә учагыгызны саклагыз, анда җылы һәм ямь, тынычлык һәм мәхәббәт, бер-берегезгә хөрмәт саклагыз», - дип теләде Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләргә.

Бүләкләнүчеләр арасында Саба районы гаиләсе дә бар. Кәримуллина Алия Рафаэлевнага, 5 бала анасына, «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырылды.

Алия Рафаэлевна Килдебәк авылында фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли.

Кәримуллиннар гаиләсен һәм шәхсән Алия Рафаэлевнаны котлыйбыз! Зур һәм тату гаиләгезгә - тынычлыкта, гармониядә һәм мәхәббәттә, бер-берегезгә ярдәмләшеп яшәвегезне телибез!

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International