22-25 нче гыйнвар көнне тарих фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы үткәрелде. Әлеге бәйгедә Шәмәрдән лицее укучылары Нурмиева Ильвина, Шайхов Әмир, Шәрипова Азалия һәм сәләтле балалар мәктәбе укучысы Габдрахманова Динә призлы урыннарга ия булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучылары Гатауллина Энҗе Илнур кызы һәм Муллахметов Радик Марсель улын зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар һәм сәламәтлек телибез.