2024 елның 22-24 гыйнварында физик тәрбия фәне буенча 7-8 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Саба урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гарипов Фаил (укытучы Вафин Л. Р) олимпиадада җиңүче булды.
Саба урта мәктәбе укучылары (укытучы Вафин Л. Р.) Хузин Инсаф (6 сыйныф), Галәвин Раяз (8 сыйныф), Нигъмәтҗанов Камил (8 сыйныф), Даминов Самир (6 сыйныф), Акберова Зилә (5 сыйныф), Хафизова Әминә (5 сыйныф), Саба гимназиясе укучылары Вилданов Камил (7 сыйныф, укытучы Әхтәмов А. Н.) Идрисов Илназ (8 сыйныф, укытучы Гайнуллин И.Ш.), Югары Симет урта мәктәбе укучылары (укытучы Саубанов А.Р.) Тахавиева Исламия (7 сыйныф), Хасанов Ислам (7 сыйныф), Сәләтле балалар интернат-мәктәбе укучылары Ибраһимов Мурат (8 сыйныф, укытучы Шакиров И.Р.), Галимҗанова Алия (8 сыйныф, укытучы Вафин Л.Р.) һәм Икшермә кадет мәктәп интернатының 7 сыйныф укучысы Заһидуллина Сөмбелә (укытучысы Гарафиев И. А.) призер булдылар.
Укучыларны һәм аларның укытучыларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга уңышлар һәм яңа казанышлар телибез.