Шимбә, 20 гыйнвар көнне, Олы Арташ мәктәбендә «Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк профилактикасы» (ГЛПС) темасына әңгәмә булды.Әңгәмәне Олы Арташ ФАП мөдире фельдшер Гасимуллина Гөлназ Фираис кызы үткәрде.
Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС), яки «тычкан бизгәге» куркыныч авыру. Тычкан бизгәге йоктыру механизмы вирусның хайваннан кешегә таралуына нигезләнә. Шул ук вакытта кимерүчеләр бары тик йөртүчеләр генә, әмма үзләрендә авыру билгеләре сизмиләр. Кешеләр арасында вирус таралмый.
Гөлназ Фираис кызы балаларга ГЛПС йоктыру ысуллары һәм профилактикасы, бу авыруның симптомнары, шулай ук бу авыруның нәтиҗәләре турында сөйләде.