Саба районы Тимершык авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

    Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районы Тимершык авыл җирлегендә «кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр. Бу төр күчмә кабул итүләрнең төп максаты-гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итүче иң проблемалы мәсьәләләрне ачыклау. Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс грамоталылыгы турында аңлатылды. Чара барышында сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс грамоталылыгы буенча мәгълүмат бирелә. Катнашучылар тиешле сыйфатлы товар алмашканда кулланучының хокукларына, техник яктан катлаулы товарларны кайтару срокларына кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар һәм түләүле товарны китерү срогын бозган очракта сатучы өчен нинди нәтиҗәләр булачагын ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International