Саба районы Шәмәрдән авылында яшәүче Николаевлар гаиләсендә куанычлы вакыйга - Әдиләне бала тудыру йортыннан сабые белән өенә кайтарып җибәрделәр.
2024 елның беренче баласы Саба районында 14 гыйнварда 03.20 сәгатьтә район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә аваз салды.
Әти-әнисе аңа Софья дип исем кушкан. Сабый – Әдилә һәм Игорь Николаевлар гаиләсендә дүртенче бала. Өч уллары: Данил Шәмәрдән лицееның 6 сыйныфында, Никита 4 сыйныфта, Илья 1 сыйныфта укый.
Бәхетле әти-әнине әлеге шатлыклы вакыйга белән котларга Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-аппарат җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Саба район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Гөлназ Гарифуллина, шулай ук ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шафикова, Шәмәрдән авыл җирлеге Башлыгы Альберт Вәлиев, Шәмәрдән 3нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Равилә Хәмзина да килгән иде.