Укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль грамоталылыгын арттыру буенча мәгълүмати кампания кысаларында, Саба урта мәктәбендә СФР клиентлар хезмәте белгечләре югары сыйныф укучылары белән интерактив танып белү дәресе үткәрделәр һәм пенсия хокуклары нәрсә ул, алар ничек формалаша, ни өчен яшьләргә булачак пенсия турында кайгыртырга һәм «ак хезмәт хакы»алырга кирәклеген сөйләделәр.
«Пенсия грамоталылыгы көннәре " мәгълүмати кампаниясе ел ахырына кадәр планлаштырылган, әмма укучы яшьләр белән СФР белгечләре тарафыннан аңлату эше даими алып барыла. Аның максаты - пенсия һәм финанс культурасын формалаштыру, һәркемгә үз киләчәге өчен шәхси җаваплылыкны аңларга ярдәм итү.
Исегезгә төшерәбез, Россия Социаль фондының рәсми сайтында укучы яшьләр өчен мәктәп укучыларына пенсия турында укыту интернет – ресурсы эшли, анда Россия Пенсия системасының ничек оештырылуы һәм киләчәк пенсияне ничек дөрес формалаштыру турында сөйләнелә.