12 гыйнварда Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында укытучы Хафизова Ч. Ф. җитәкләгән сыйныф укучыларының яңа ел концерты, сынлы сәнгать сыйныфында укучы балаларның ( укытучылары Газизова Г. Р һәм Галиева Э. Р.) тематик рәсемнәрдән торган күргәзмә булды. Концертта укучылар төрле илләрдә Яңа ел традицияләре һәм гореф-гадәтләре, Европа, Азия, Америкада Яңа елны каршы алу үзенчәлекләре, Россиядә аны бәйрәм итү һәм барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Һәрвакыттагыча сәхнәдә иң кечкенәдән алып чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр барлык укучылар чыгыш ясады, Концерт номерлары шигъри кереш сүзләр белән үрелеп барды, ә рәсем - иллюстрацияләр һәм экранда презентация фортепиано пьесаларын тулысынча ачып бирде. Концерт җылы атмосферада узды, барлык укучыларның да кәефе күтәренке булды.