10 нчы гыйнвар көнне Саба урта мәктәбе базасында, "Мини-футбол – мәктәпкә" проекты кысаларында, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында мини футбол (футзал) буенча республика сайлап алу ярышлары узды.
Сайлап алу ярышларында Саба, Теләче, Биектау муниципаль районнары, Казан, Чаллы шәһәрләре спортчылары катнашты.
Казан шәһәренең мини-футбол федерациясе рәисе Сергей Владимирович Рожков уен кагыйдәләрен аңлатты һәм ярышта судьяларны тәэмин итте.
Уеннар нәтиҗәсе буенча кызлар командалары арасында Казан шәһәреннән 185 нче лицее һәм егетләр командалары арасында 5 нче номерлы Биектау урта мәктәбе җиңүчеләр булды.
Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга Казан мини-футбол федерациясе кубоклар, медальләр, дипломнар тапшырды.