Кызыл-Мишә авылы мәдәният йортында балалар өчен ял кичәсе

2024 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел-иң якты һәм истә калырлык бәйрәм, ул үзе белән сихер һәм могҗизалар алып килә, чын бәхет һәм күңел ачу хисе бирә. Бу бәйрәмне иң күп көтүче, һәм аңа шатланучы, әлбәттә, балалар. Балалар өчен яңа ел бәйрәмен көтү Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашудан сихер көтү белән бәйле.

3 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен “Яшел чыршы әйләнәсендә” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр, анда балаларга күңелсезләнергә туры килмәде. Балалар бәйрәм атмосферасына чумып, кызыклы конкурсларда катнаша алдылар. Шулай ук бәйрәмдә "Әдәби алан" проектында катнашучыларны да бүләкләделәр. Барысы да үткәргән вакыттан канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International