Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 тур сайлап алу этабы

2024 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

2024 елның 7 гыйнварында Саба-Аренада Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 тур сайлап алу этабы узды. Ярышларга Саба, Кукмара һәм Теләче районнарыннан 49 спортчы җыелды.  1 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:

2010 елгы һәм кечерәк:

🥇-Галимуллин Рәсүл;

🥈-Сафин Агләм;

🥉-Багманова Камилла (берүзе);

🥉-Рәхимов Әдел;

2009 елда туган һәм аннан өлкәнрәк В төркеме

🥇-Миңнегалиев Илшат;

🥉-Волков Дмитрий;

   Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International