31 декабрьдә Килдебәк авыл мәдәният йортында Яңа ел бал-маскарады узды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Яңа ел программасында кызыклы әкият персонажлары да катнашты. Ә бәйрәмгә Кыш Бабай һәм Кар кызы килгәч чын күңел ачу, яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку башланды. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче белән бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрделәр. Җиңүчеләрне бүләкләр көтте. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызының котлаулары бәйрәмдә катнашучыларга ел буена җитәрлек көч һәм энергия бирде. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга күңел күтәренкелеге һәм шатлык хисләре бүләк итте.
Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.