Түбән сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

2024 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

24 декабрьдә Килдебәк авыл мәдәният йортында 1-6 сыйныф укучылары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар өчен яңа ел – әкиятләр һәм могҗизалар вакыты. Бу вакытта балалар Кыш Бабай, Кар Кызы килүен һәм, әлбәттә, бүләкләр көтәләр. Балалар үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән бергә стена газеталарын бизәүдә искиткеч фантазия күрсәттеләр. Балалар бәйрәмдә күптән көтелгән кунакларны – Кыш бабайны һәм Кар Кызын зур шатлык белән каршы алдылар, тамашачылар гына түгел, бәйрәмдә катнашучылар да булдылар: үзешчән сәнгать номерлары тәкъдим иттеләр, конкурсларда катнаштылар, чыршы тирәсендә җырлар җырладылар, күңел ачтылар. Чара дәвамында ата-аналар балаларының чын күңелдән елмаюларын һәм бәхетле күзләрен күреп сөенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International