Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтү
2024 елның 4-9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18..-25° булган аномаль салкын һава торышы көтелә, бу нормадан 9-17 градуска түбәнрәк. 4 гыйнварда төнлә һәм көндез һава температурасы -18..-23° тәшкил итәчәк, ТР көнчыгышында -11..-16°. 5-6 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28°кә кадәр төшәчәк, 6 гыйнварда урыны белән -34°, көндез -18..-24° көтелә. 7-9 гыйнварда, алдан фаразлау буенча, төнлә -19..-24°, урыны белән аязганда -30°, көндез -13..-18°.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм «112» ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Архив фотосы
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96