«Новогодний переполох» күңел ачу программасы.

2024 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

31 декабрь көнне Шәмәрдән авылының үзәк чыршысы янында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Новогодний переполох» күңел ачу программасын оештырдылар. Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Бәйрәм чарасы «С Новым годом» Яңа ел җыры белән башланды. Бәйрәм концерт номерлары, күңелле уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды, барысы да бергәләп биеделәр һәм чыршы тирәли әйләнде. Кич буе бәйрәм, тылсым атмосферасы хөкем сөрде, уңай эмоциональ кәеф сизелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International