Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2024 елның 2 гыйнвары 18.00 сәгатьтән 3 гыйнвар 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 3 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
- төнлә һәм иртән һава температурасының -25..-29га кадәр төшүе (Казанда -25..-26˚ кадәр);
- көчле кар, аерым районнарда 1-2 км күрү мөмкинлеге булган буран көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе:
Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Архивтан алынган Фото
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.