МӘРТЕН АВЫЛЫНДА ЯҢА ЕЛ КИЧӘСЕ

2023 елның 31 декабре, якшәмбе

29 нчы декабрьдә Мәртен авылы клубында Яңа Ел кичәсе үткәрелде. Авыл халкы бергә-бергә уйнады, җырлады һәм биеде. Шулай ук, бәйрәм лотереясе уйнатылды. Ә Кыш Бабай һәм Кар кызы барысын да Яңа Ел белән котладылар һәм бүләкләр тараттылар.

Менә шулай, бердәм һәм күңелле итеп, Мәртен авылы халкы яңа – 2024 нче елны каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International