27 декабрьдә Саба гимназиясендә «Саба район үзәк хастаханәсенең» табиб-гериатры Ләйлә Гарәп кызы Нурмөхәммәдованың өлкән буын укытучылары белән очрашуы узды. Очрашуны укытучылар башлап җибәрде.
Очрашуда түбәндәге сораулар күтәрелде:
• деменсия, аның төрләре, клиник күренешләре, профилактикасы;
• сыну, егылуны һәм җәрәхәтләрне профилактикалау;
• картлык астениясе, (олы яшьтәге кеше көндәлек тормышта тирә-юньдәгеләргә бәйле була ала)
Әлеге чара мәгълүмати чара булып тора. Аның төп максаты-өлкән буынга, тирә-юньдәге кешеләргә бәйле булмау өчен, актив озын гомерне ничек сакларга кирәклеген аңлату. Ә гаиләдә кайгыртуга мохтаҗ өлкән яшьтәге туганнар бар икән-өлкәннәрнең үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен саклап калу, аларның тормыш сыйфатын саклап калу яки яхшырту өчен аларга карата кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтүне ничек яхшырак күрсәтергә кирәк икәне аңлатылды.