19нчы декабрьдә мәктәп урманчылыгы активистлары Саба урманчысы Хаев Инсаф Васил улы белән очраштылар. Ул балаларга урманның әһәмияте, хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләде. Инсаф Васил улы укучыларның игътибарын урманнарның көнкүреш калдыклар белән пычрануына, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтте. Урманда яшәүчеләр турында укучылар күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар урман хезмәткәре һөнәренең никадәр катлаулы булуын аңладылар, урман янгыннары, янып торган участокны тапканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында ачыкладылар. Инсаф Васил улы урманның территорияләргә бүленеше турында сөйләде һәм тамгалы карталар күрсәтте. Укучылар үзләренең Урман музеена сәяхәтләре турында фикер алыштылар.