2023 нче ел ахырына якынлаша, димәк бүләкләр өләшеп, балаларны шатландырыр вакыт та житте

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

      Әле балалар гына түгел, үзебез дә бик түземсезләнеп көтәбез Яңа ел күчтәнәчләрен. Чөнки беләбез, безнең җәмгыятьтә бер нәрсә дә кабатланмый һәм бер төрле булмый! Ел саен безнең Кыш бабай бүләге булган - тәм-томнар тутырылган Яңа ел капчыгы төрләнә, авырая.

     21 нче декабь көнне, "Игенче" ҖЧҖ дә  барлык эшчеләргә  тәм-том тутырылган күчтәнәчләр тапшырылды.

 Балаларны, алар белән беррәттән  хезмәткәрләрне  сөендергәннәре, һәрбер  күчтәнәчнең  сыйфатын, тәмлелеген тикшереп, кайдан һәм ничек кайтартылачагын кайгыртканнары, туплаганнары өчен бухгалтерия хезмәткәрләренә һәм җитәкчебез Алмаз Зөфәр улына  бик зур рәхмәт!

    Яңа елыбыз шатлыклы мизгелләрне күбрәк бүләк итсен, гаиләләребез  имин, эшләребез уң булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International