"Сыйныф белән Яңа елда тылсымлы ГТО иленә сәяхәт"

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Бүген, 26 декабрь көнне, без МБУ ДО "ДООЦ"  белән берлектә, балаларны "Сыйныф белән Яңа елда тылсымлы ГТО иленә сәяхәт" конкурсында җиңүләре белән котладык. Конкурста җиңүчеләр булып Олы Арташ төп мәктәбе һәм Сатыш урта мәктәбе билгеләнде. Балаларны котларга Кыш Бабай, Кар Кызы һәм ГТО костюмнары кигән җанварлар килде. Җиңүчеләр дипломнар, баллы күчтәнәчләр, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр, ә ахырда Кыш Бабай һәм аның дуслары балаларга күмәк бию оештырдылар.

Балалар кунакларны бик җылы кабул иттеләр һәм кабат кунакка чакырдылар. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм  Яңа ел белән котлыйбыз! Киләсе ел һәрберебезгә шатлык, сәламәтлек һәм тынычлык китерсен!

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International