"Бөтен гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында Сатыш авыл китапханәсендә "Мин укыйм, син укыйсың, бөтен гаиләм укый" дип аталган укулар уздырылды. Балалары һәм әти-әниләре белән бергә балачакның яраткан әсәрләрен кычкырып укып чыктылар. Катнашучылар әсәрләрнең дөрес исемнәрен әйтте, конкурсларда катнаштылар. Балалар күңелле, файдалы вакыт үткәрделәр, ә әти-әниләре күптән укыган әсәрләрен искә төшерделәр.