Килдебәк авыл җирлеге җыелма командасы мини-футбол буенча I урын яулады

2023 елның 22 декабре, җомга

21 нче декабрьдә Саба районының Саба зонасында мини-футбол буенча югары лига уеннары тәмамланды. Килдебәк авыл җирлегенең җыелма камандасы әлеге лигада чыгыш ясады. Командада Мәртен авылыннан Сәйдәш Хафизов, Муса Шамсутдинов, Ильсаф Шамсутдинов, Туктар авылыннан Нәфис Бариев, Райнур Аскаров, Раил Рафиков, Ильяс Нәбиев, Килдебәк авылыннан Ранис Губайдуллин уйнадылар. Ә капканы Фазыл Гайфуллин (Килдебәк авылы) һәм Фәнис Бариев (Туктар авылы) сакладылар. Нәтиҗәдә егетләр оста һәм матур уен күрсәтеп, бердәм команда булып, югары  лиганың зона этабында I урын яуладылар. Егетләрне әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International