Күпчелек кеше өчен Яңа елны каршылау –яңа могҗиза, яңа бәхет көтү.
20 нче декабрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте , Шекше мәдәният йортында , җәмгыятьтә эшләүче хезмәткәрләр өчен , Яңа елны каршылау кичәсе уздырды. Шушы матур чара тулысынча хуҗалыкның үз көче белән үткәрелде. Бәйрәм төрле уеннар, көлкеле күңел ачулар, җыр-биюләр, концерт номерлары белән алышынып барды.
Популяр җырчылар Ризат һәм Зинира Рамазановларның котлап җырлап китүләре хезмәткәрләрнең күңеленә аеруча хуш килде.
Хуҗалык көче белән әзерләнгән, берседән – берсе тәмле ризыклардан өстәлләр сыгылып тора иде.
Җитәкче Зарипов Алмаз Зөфәр улы барлык катнашучыга киләсе Яңа елда ныклы сәламәтлек, хезмәттә зур уңышлар теләде.