Балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында "Әвәләү" дәресе буенча ачык дәрес узды

2023 елның 22 декабре, җомга

21 декабрьдә Балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында "Кәҗә, үрдәк, әтәч кебек бизәкле традицион балчык уенчык ясау" темасына "Әвәләү" дәресе буенча 3 сыйныф укучылары белән ачык дәрес узды (укытучы Сафина Р.К.).

Әвәләү - балалар өчен иң файдалы һәм продуктив чараларның берсе. Сөйләм, күзаллау, фикерләү, вак моторика үсешенә ярдәм итә, ул балага дөньяны һәм аның турында үз күзаллауларын модельләштерү мөмкинлеге бирә.

Дәреснең максаты: кече мәктәп яшендәге балаларда сәнгать өлкәсендә башлангыч белемнәр һәм күнекмәләр комплексын формалаштыру.

Бурыч: күзәтүчәнлекне үстерү, уенчыкның характерлы һәм аңлаешлы үзенчәлекләрен билгели белү,  пластик чишелешне түгәрәк күләмен исәпкә алып башкару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International