13 декабрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсе органы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Әлеге чарада «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2023» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. «Массовость» номинациясендә йөзү буенча тренер-укытучы Капитонова Анастасия Алексеевна җиңүче булды. Анастасия Алексеевнаны чын күңелдән котлыйбыз, ирешелгәннәрдә тукталып калмавыгызны, һәрвакыт алга баруыбызны телибез. Уңышка таба юлда һәрвакыт бәхетле йолдыз балкып торсын!