Бүген 10.00 сәгатьтә Сәламәтлек мәктәбенең чираттагы дәресе узачак.
Бу юлы лекциянең темасы: "ХОБЛ нәрсә ул? Тәмәке тарту-хроник обструктив үпкә авыруы үсеше өчен төп куркыныч фактор."
Лектор: табиб пульмонолог, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» ФДБББУ пульмонология кафедрасы укытучысы Шәйморатов Рөстәм Илдар улы.
Чараны оештыручы - «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге»ДАССО. Дәресләр Россиянең Контур.Толк сервисын кулланып онлайн форматта үткәрелә.»
Онлайн Сәламәтлек мәктәбе дәресләре бушлай. Теләүчеләрне лекциягә кушылырга чакырабыз.
Кушылуга сылтама безнең Дәүләт паблигында урнаштырылган: https://vk.com/publicsabacrb.