Узган атнада Туктар мәдәният йортында "ХОБЛ. Бронхит. Бронхиаль астма» темасына лекция узды.
Туктар фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Каюмова Фирдания Абраровна Туктар авылында яшәүчеләр белән үпкәләрнең хроник авырулары турында әңгәмә үткәрде, әлеге авыруларның килеп чыгу сәбәпләре, кискенләшүдән ничек котылу турында сөйләде, шулай ук барлык сорауларга җавап бирде.