Туктар авылы клубында концерт

2023 елның 17 декабре, якшәмбе

16 нчы декабрьдә Туктар авылы клубында Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча мәдәният үзәге оркестры егетләре концерт программасы белән чыгыш ясады. Концерт махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм туганнарына рухи яктан ярдәм итү максатыннан оештырылды. Концерт барышында егетләр махсус хәрби операциясендә булучыларның гаиләләренә һәм якыннарына нык сәламәтлек һәм түземлек теләделәр. Шулай ук хәзерге вакытта махсус хәрби операциясе зонасында булган барлык егетләрнең дә гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр. Концерт барышында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International