Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

2023 елның 17 декабре, якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне хәбәр итә:

  2023 елның 17 декабре 21.00 сәгатьтән 18 декабрь 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

18 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән 15-17 м/с көчле җил , күрү сәләте 1000 м дан да кимрәк булган буран;

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килү көтелә.

Һәркайсы бәла-каза очрагында сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә.

Архив фотографиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International