Саба аграр көллияте студентлары белэн "Социаль челтәрләр һәм интернет куркынычсызлыгы" темасына лекция үтте.

2023 елның 15 декабре, җомга

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре укучылары һәм студентлары өчен үсеш чаралары комплексын «конструктив диалог»үткәрүне планлаштыра.
Шул уңайдан, бүген, Саба аграр көллияте  студентлары белэн "Социаль челтәрләр һәм интернет куркынычсызлыгы" темасына лекция үтте. 
 Лекцияне Татарстан Республикасының терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе ярдәмчесе Елизавета Гонзова үткәрде.
Лекция барышында студентларга кибербуллинг, троллинг, фишинг кебек тормышыбызга янаучы куркыныч  хәлләргә аңлатма бирелде. Ничек интернет аккаунтларын, парольләрен сакларга, гомумән интернет челтәрендә сак эш итәргә икәнлеге аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International