14 декабрьдә «Ел тәрбиячесе 2023-2024» республика конкурсының муниципаль этабы узды. 16 тәрбияче «Минем педагогик табышым» дигән беренче турда чыгыш ясадылар һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Эрудиция, заманча технологияләр ысуллары һәм алымнары белән эш итү, һәр балага якын килү, яраткан эшебез белән мавыгу – менә безнең конкурсантларның уңышы. Педагоглар һәм жюри әгъзалары бик күп уңай тәэсирләр һәм яңа идеяләр алдылар. Конкурсантларга киләсе турда уңышлар телибез.