Тиздән Олы Арташ авылы халкы өчен яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Олы Арташ ФАП «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
Яңа ФАПта берничә бина: керү өлеше, кабул итү бүлмәсе, процедура кабинеты, фельдшер бүлмәсе һәм санузел урнаштырылган. Моннан тыш, ФАП кирәкле заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.
Олы Арташ ФАПына 307 кеше беркетелгән. Мөдире фельдшер Гасимуллина Гөлназ Фираис кызы.
ФАПны ачу ел ахырында, барлык документларны рәсмиләштерү тәмамланганнан соң планлаштырыла.