12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Сатыш җирле үзидарә советында җирлек рәисе Шәфигуллин Ф.Ф. улы белән очрашуда булдылар. Укучылар илнең төп законы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, җирлек тормышы турында эчтәлекле чыгыш тыңладылар.