Татарстанда спорт тармагының йөз еллыгын билгеләп үттеләр

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

🏆🤩Татарстанда спорт тармагының йөз еллыгын билгеләп үттеләр 

 

Рөстәм Миңнеханов спортчыларны, тренерларны һәм спорт эшлеклеләрен физик культура һәм спорт өлкәсендә идарә итү дәүләт органы оешуның 100 еллыгы белән котлады 🎉

 

Татарстанлылар республикабызны данлаган спортчылар һәм тренерлар белән горурланалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елгы спорт сезонына йомгак ясауга һәм физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чара Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узды. 🏆 

 

🏆Биредә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы ел спортчысы» премиясендә Исмаилов Хайём Фәрход улы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Саба-Арена» спорт мәктәбенең өстәл теннисы буенча тренер-укытучысы «Татарстан Республикасы спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры» номинациясендә үз бүләген алды.🏆

 

🏆30 меңнән 55 меңгә кадәр кеше яшәгән муниципаль районнар арасында «Массакүләм физик культура һәм спорт» номинациясендә - Саба муниципаль районы. Башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов.🏆

 

🏆«Физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуга 100 ел» билгесе-Гарипов Ирек Рамазан улы - Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы. 🏆

 

Россия Президенты сүзләренчә, спорт традицияләрен саклау мөһим, әмма шул ук вакытта, һичшиксез, яшьләр арасында популяр булган барлык яхшылыкка, яңа, алдынгыга ачык булу мөһим.

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге сылтама  буенча бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International