"В РИТМе времени" Халыкара конкурс нәтиҗәләре.

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Декабрь- йомгак ясау ае! Казан шәһәрендә "В ритме времени" халыкара сәнгать конкурсы узды, анда Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты. Конкурс талантлы укучыларны һәм укытучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын стимуллаштыру һәм үстерү өчен оештырылган.

Нәтиҗәләр: инструменталь башкару наминациясы, баян: Хәйриев Илдус, Гайсин Нурсил; Шамилов Рамзил; Хәйриев Илдус - Гайсин Нурсил (дуэт) 1 дәрәҗә лауреатлар (ук. Фатыхова Р.Г.) махсус фортепиано - Хисамиева Мәрьям -1 дәрәҗә лауреат (ук. Мөхетдинова Э.Н.); Укытучылар Фатыхова Р. Г., Мөхетдинова Э. Н. "Иң яхшы укытучы" буларак  Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр. "Эстрада вокалы" номинациясендә - "Энҗе бөртекләре" вокаль ансамбле, "Академик вокал" номинациясендә - Ярмөхәммәтова Руфинә, укытучылар квартеты - 1 дәрәҗә лауреатлар (ук. Аксанова Л.М.); Кашапова Язиля, Кашапова Зәрина, Миңнегулова Алсу - I дәрәҗә лауреатлар (ук. Хафизова Ч. Ф.).Алга таба да зур җиңүләр теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International