"Волонтёр булу - шәп ул"

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Районыбызның иң актив волонтёрларын, волонтёр отрядларын һәм отряд җитәкчеләрен барлау максатыннан, "Яшьлек" яшьләр үзәге,  район балалар иҗат үзәге белән  берлектә, "Волонтёр булу - шәп ул" дигән конкурс игълан иткән иде. Конкурс кысаларында районыбыз мәктәпләрендә оешкан волонтёр отрядлары,отряд җитәкчеләре һәм волонтёрлар үз хезмәтләрен яктырткан эшләрен тәкъдим иттеләр. Финалга чыгучылар,бүген, 12 нче декабрь көнне, Саба гимназиясенә җыелды. Биредә иң-иңнәрне  тәбрикләү тантанасы булды. 
          Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов тантаныны башлап җибәреп, катнашучыларны  булып узган халыкара волонтерлар көне белән котлады һәм эшләгән игелекле хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Финалга чыккан мәктәп отрядлары һәм волонтерлар, әзерләп килгән презентация һәм чыгышлары белән үзләренең эшчәнлекләрен чагылдырдылар һәм  иң яхшылар икәнлеген исбатладылар. Чараны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Динар Каршигай улы Маканов тәмамлап, волонтерларны тагы да актив булырга чакырды хәм уңышлар теләде. Чарада катнашучыларга мәрхәмәтле эшләре өчен, район җитәкчеләре тарафыннан рәхмәт хатлары, акчалата һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International