"Яшьлек" яшьләр үзәге 960 000 сумлык грант отты.

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы районнарының  яшьләр сәясәте автоном һәм бюджет  учреждениеләрендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен грантлар конкурсында "Яшьлек" яшьләр үзәге җиңү яулады.  11 нче декабрь көнне, Казанда, "Безнең Татарстан" яшьләр форумы кысаларында, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды. Татарстан Республикасы  яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыков кулыннан 960 мең сумлык сертификатны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Динар Каршигай улы Маканов алды.  Әлеге конкурста Саба районы "Яшьлек" яшьләр үзәге 3нче ел рәттән җиңү яулый. Безгә шундый ышаныч белдергәннәре һәм проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүләре өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына рәхмәтебезне белдерәбез. Димәк, Гаилә елына багышланган 2024 нче елда, районыбыз халкын "Гаилә җылысы" дип исемләнгән проект кысаларында, бик күп төрле күңелле чаралар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International