"Балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү эшен оештыру" темасына республика семинары

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

12 декабрь көнне  Шәмәрдән 3нче “Салават күпере” балалар бакчасы”  базасында "Тормыш куркынычсызлыгы фәнни үзәге" нең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге  башлыгы Попов Валерий Николаевич  һәм Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениясенең  территориаль идарәсе профилактикалау бүлеге башлыгы Ананьичева Любовь Тимофеевна катнашында "Балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юлларда куркынычсызлык  кагыйдәләренә өйрәтү эшен оештыру" темасына республика семинары узды. Семинарда республиканың Арча, Балтач, Теләче, Саба районнарыннан педагоглар катнашты. Семинар кысаларында ачык дәресләр, мастер-класслар, кунаклар чыгышлары узды. Семинар барышында төрле формалар, методлар һәм технологияләр кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юлда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру эшен оештыру мәсьәләләре яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International