«Геройларны үзеңә үрнәк итеп ал!»- дип исемләнгән патриотик сәгать

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

9 нчы декабрь - Ватан Геройлары көне. Ватан геройлары алар - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары. Шушы истәлекле дата уңаеннан Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Геройларны үзеңә үрнәк итеп ал!»- дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Яшьләр әлеге көннең килеп чыгу тарихын, 1812 нче ел геройлары һәм безнең көн геройлары турында белделәр. Чарада Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, шулай ук үз тормышлары бәрабәренә безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшүчеләр турында сүз барды. Теләсә нинди шартларда яшьләр янә ил яклавына басарга әзер булсын өчен, кыюлык үрнәкләре кирәк. Һәм бу мисалларны безнең данлы тарихыбыздан табарга була. Шулай ук, якташыбыз Тимергалиев Корбангали Тимергали улының биографиясе һәм батырлыклары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International