Олы Кибәче урта мәктәбендә укытучылар очрашуы

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбендә төрле елларда мәктәптә эшләгән укытучылар һәм педагоглар белән очрашу кичәсе булды. Очрашу Укытучы һәм остаз елына багышланган иде һәм "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" дип аталды. Мәктәп үз тарихында Олы Кибәче башлангыч, Кече Кибәче башлангыч, Төбәк башлангыч, Төбәк сигезьеллык, Олы Кибәче урта мәктәпләрен берләштерә. Бәйрәм кунаклары мәктәпнең бүгенге тормышы белән таныштылар, әлеге мәктәпләрдә эшләгән еллардагы җылы хәтирәләре белән уртаклаштылар. Очрашу кичәсе концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичә бик җылы үтте һәм кунакларның күңелендә бик озак сакланыр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International