Кызыл- Мишә мәдәният йортында балалар өчен "Игелек дөньяны коткара" дип исемләнгәнбәйрәм

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

8 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Керәнне авыл клубы белән берлектә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Игелек дөньяны коткара" уеннар һәм конкурслар, концерт номерлары, призлар һәм кызыклы театральләштерелгән программалы бәйрәм оештырдылар. Күңелле бәйрәмгә балалар янына клоуннар Кнопка һәм Ириска, Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Алар белән бергә балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучыларга конкурсларга һәм уеннарга зирәклек, игътибар һәм җитезлек кирәк иде. Бер сулышта үткән, яхшы әзерләнгән бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады.  Бу чара күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Барысы актив катнашкан өчен бүләкләр һәм тәм-томнар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International