Ч. А. Сәитова сәүдә объектында Семинар

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Шәхси эшмәкәр Сәитова сәүдә объектында (Саба районы) сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләре һәм нормалары турында аңлатмалар белән укыту семинары үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре үткәрде.

Кулланучыларга сатучы турында тулы мәгълүмат бирү; кулланучылар өчен мәгълүмати почмакны рәсмиләштерү; продуктларның яраклылык вакытын, саклау температурасы режимын үтәүне катгый контрольдә тоту; сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру зарурлыгына игътибарны юнәлттеләр.

Чара тәмамлангач, сатучыга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында мәгълүмат туплаган басма продукция тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International