Татарстан Республикасы Шәхси Кубогының йомгаклау туры

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

2023 елның 9-10 декабрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 4 нче йомгаклау туры узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә чемпион һәм призер булдылар:

1 урын-Зәйниев Айназ;

1 урын-Зәйниев Айназ - Әхмәтова Ралина (Әлки районы);

3 урын - Зәйниев Айназ-Исмәгыйлев Эмиль (Казан);

2 урын Хантимирова Алиса (2 дивизион). 

Шул ук көнне 2023 елгы шәхси Кубокның барлык турлары буенча нәтиҗәләр ясалды. 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк яшь категориясендә Зәйниев Айназ ялгыз һәм катнаш парлы разрядларда чемпион булды.

   Барлык катнашучыларны, призерларны, тренерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International