Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тәрбия-белем бирү эшенең нәтиҗәле формаларының берсе булып проект эшчәнлеге тора. Балалар бакчасында проект эшчәнлеге беренче чиратта, балалар, педагоглар һәм ата-аналар катнашкан хезмәттәшлек. Һөнәр атналыгы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме һәм зурлар төркеме балалары “Әти-әниемнең һөнәре " проектын төзеделәр. Шөгыль вакытында һәр бала әти-әнисенең һөнәре турында сөйләде.
Балалар өчен "Кибет", "Хастаханә", "Ашханә", "Чәчтарашханә" активлык үзәкләре оештырылган, анда балалар уйныйлар һәм һөнәрләрнең гамәли күнекмәләренә өйрәнәләр.
Бу атнада конструкцияләү буенча олимпиадада катнашу өчен сайлап алу туры узды. Мәктәпкә әзерлек төркеменең өч тәрбияләнүчесе "Мадагаскар мультфильмыннан кунаклар" проектын яклаячак. Укучыларыбызга уңышлар телибез.