"Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында, Билгесез солдат көненә истәлек дәресе

2023 елның 8 декабре, җомга

3 декабрьдә Россиядә иң кайгылы истәлекле даталарның берсе - Билгесез Солдат көнен билгеләп үтәләр.

1966 елның 3 декабрендә Мәскәү янындагы немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулу хөрмәтенә Александров бакчасында Билгесез Солдатның көлен тантаналы рәвештә күчереп җирлиләр. Александров бакчасындагы мемориал ата-бабалары, ирләре, абыйлары һәм уллары истәлеген хөрмәтләү урынына әверелде, шулай ук аларның туганнары кайда кумелгәнен белмәгән кешеләр дә килә. Ел саен җиңү өчен гомерләрен корбан иткән каһарманнарны искә алалар. Мәктәп укучылары өчен "Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында, 07.12.2023 көнне "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә укытучылар Әхмәтшина  З.Р.,  Мөбарәкҗанова А.З.,  Мәликова Ч.Ф., Шәмсивалиев  И.З. Саба сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенең 2-3 класс укучылары белән истәлек дәресе үткәрде. Укытучылар балаларга бу датаның тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар видеоролик һәм "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" темасына презентация карадылар. Чара азагында укучылар һәм укытучылар Байлар Сабасы үзәгендәге Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Ватан өчен сугышкан, ләкин мактау да, дан да казанмаган солдатларны искә алдылар.  Россия өчен бу көн һәрвакыт аерым әһәмияткә ия булачак,  чөнки бөтен дөньяда хәбәрсез югалган дип саналган иң күп солдатлар - элеккеге СССР илләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International