Яңа ел алдыннан һәр бала могҗиза, бәйрәм һәм бүләкләр көтә. Шуны истә тотып, балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм Эзмә мәктәбенең “Балачак” театр коллективы Курсабаш мәктәп интернат укучыларын, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, яңа ел белән котларга җыелдылар. Балалар өчен бик таныш булган әкият персонажлары укучыларны сихри дөньяга чакырды. Бәйрәм кызыклы уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Яңа ел сюрпризы булып ерак яклардан көтеп алынган Кыш бабай килде. Кыш бабай һәм әкияттәге персонажлар самими балаларны сөендереп бүләкләр өләште.