6 декабрьда «Арча 11нче балалар бакчасы» базасында «Голосок - Көмеш тавыш» республика күләмендәге вокал конкурсының финал туры узды, анда Саба 2нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасында тәрбияләнүче Шәрипова Нурзилә, музыка җитәкчесе Вәлиева Л.И. белән бергә чыгыш ясап, 2нче урынны алды. Финал турына Татарстан Республикасының төрле муниципаль районнарыннан 30лап балалар бакчалары үтте. Шәрипова Нурзиләнең чыгышы оригиналь һәм эмоциональ булды, сольный номер белән бик яхшы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде.